САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Район китапханәчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Бүген Бөтенрәсәй китапханәчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу көн 1995 елдан алып РФ Президенты Указы нигезендә бәйрәм ителә. Нәкъ шушы көнне 1795 елда Рәсәйдә беренче дәүләт китапханәсенә нигез салына. Хәзер ул Россия милли китапханәсе дип атала.

Китапханәләр кешелек үсешендә гаять зур роль уйныйлар. Хезмәткәрләренең фидакарьлеге белән уникаль китаплардан торган бай фонд туплана. Җиһанның сигезенче могҗизасы саналган атаклы Александрия китапханәсендә 700 меңләп кулдан язылган төргәк исәпләнгән.
Район китапханәчеләре дә районда мәгариф, мәдәният һәм фән үсешенә, халыкның үзаңын төрле яклап камилләштерүгә зур өлеш кертәләр. Алар оештырган чараларны һәркем яратып кабул итә.
Хөрмәтле китапханәчеләр!
Һөнәри бәйрәмегез белән тәбрикләп, киләчәктә дә иҗади уңышлар, гаиләләрегездә иминлек, тормышыгызда күңелле вакыйгаларның күп булуын телибез. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм бәхет юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев