САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Район башлыгы укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез –Укытучылар көне белән котлыйм.

Укытучылар көне - гомерен үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм укыту белән бәйләгән һәркемнең бәйрәме. Укытучы – бала белән кечкенәдән янәшә булып, аңа һәр яңаны танып белергә, сәләтен ачарга, тормышта юл сайларга ярдәм итүче кеше. Районыбыз укытучылары үз эшләрен зур җаваплылык тоеп башкаралар, белем бирүдәге гадәти алымнарны инновацион үзгәрешләр белән берләштереп, заман таләпләренә җавап бирердәй белемле балалар әзерлиләр. 

Сезгә намуслы тырыш хезмәтегез, балаларга биргән күңел җылыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Без дә үз чиратыбызда укытучыларыбызның хезмәте, укучыларның тырышып укуы өчен уңай шартлар тудырырга тырышабыз. Мәгариф учреждениеләрен ремонтлау, матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә,фән олимпиадаларында җиңгән, призлы урын алган укучыларга район башлыгы грантлары тапшырыла.

Кадерле мәгариф хезмәткәрләре, сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, хезмәт җиңүләре, куанычлы тормыш телим. Бәйрәмегез белән!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев