САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Район башлыгы Җирле үзидарә көне белән котлый

Бәйрәм белән!

Бүген – 21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне бәйрәм ителә. Бәйрәмнең тарихы ерак 1875елга – Екатерина II нең “Жалованная грамота городам” указын имзалаган чорга барып тоташа. Хәзер ул “җирле үзидарә ролен һәм әһәмиятен күтәрү, демократия һәм гаржданлык җәмгыятен үстерү максатыннан” билгеләп үтелә.

Җирле үзидарә – халыкка иң якын хакимият. Биредә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы, тәҗрибәсе, вазифаларын җаваплылык тоеп башкарулары көндәлек мәсьәләләрне, авыл кешесен борчыган проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Безнең эшкә бәя авылларның төзекләндерелү, сугыш һәм хезмәт ветераннары, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр турында кайгырту, социаль мәсьәләләрнең үзвакытында хәл ителү дәрәҗәсенә карап бирелә. Без авылларда, Җәлил бистәсендә, район үзәгендә бик күп әһәмиятле программаларны сезнең белән – авыл җирлекләре хезмәткәрләре белән берлектә тормышка ашырабыз. Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм һәм сезне, тармак ветераннарын Җирле үзидарә көне белән котлыйм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар, гаилә бәхете, имин тормыш телим.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев