САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин социаль хезмәткәрләр көне белән котлый

8 июнь – Социаль хезмәткәр көне.

Хөрмәтле социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.

Бүген без чын мәгънәсендә үз эшенең осталарын, үзләрен изге бурыч үтәүгә – мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, күп балалы гаиләләргә, өлкәннәргә хезмәт итүгә багышлаган һөнәр ияләрен хөрмәтлибез. Социаль хезмәткәрнең башкарган эше үтә катлаулы һәм киңкырлы, ул һөнәри белемгә, күнекмәләргә ия булудан тыш, югары әхлаклылык, кеше язмышын ихластан кайгыртып, үзеңне моңа фидакарьләрчә багышлауны таләп итә. Районның социаль яклау өлкәсендә нәкъ шундый белгечләр хезмәт куя да. Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм һәм үзегезгә ныклы сәламәтлек, тормышыгызда уңышлар, гаилә иминлеге телим.

 

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев