САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Равил һәм Асия Салиховлар алтын туйларын билгеләп үттеләр

Сарман авылында яшәүче Равил һәм Асия Салиховлар күптән түгел алтын туйларын билгеләп үттеләр. Шул уңайдан аларга район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләге тапшырылды.

Аларны күркәм бәйрәмнәре белән район Башкарма комитетының загс бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, Сарман авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та тәбрикләделәр, иң матур теләкләрен җиткерделәр, бергә-бергә кызыл туйга да җитүләрен теләделәр. 
Равил абый һәм Асия апа хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Зөлфия Шәрипова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев