САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Равил абый белән Галия апа җәүһәр туйларын билгеләп үтәләр

Моннан нәкъ 60 ел элек Равил абый белән Галия апа уртак тормыш юлларын башлап җибәргәннәр.

Еллар сизелми дә үтеп киткәннәр.

— Дус һәм тату итеп, бер-беребезне аңлап гомер кичердек, — диләр алар.

Равил абый — Галия апаны, Галия апа Равил абыйны мактый. Хәер, аларның икесенең дә тыныч холыклы, сабыр булулары йөзләренә үк чыккан. Алар бүгенге көндә дә Сарманны, сарманлыларны һәм тормышны яратып яшиләр.
Юбилярларны җәүһәр туйлары белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлау сүзләрен шулай ук гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем кадерле эни белэн этине зурлаганыгыз очен бик зур рэхмэт