САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Раиф абый 90 яшен Галия апа белән парлап каршы алды

Кәүҗияк авылында гомер итүче балта остасы, һәвәскәр гармунчы, машина йөртү серләрен яхшы белүче Гайнимов Раиф Гает улы бүген олуг юбилеен бәйрәм итте.

Аны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева килде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов, авыл ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова, балалары, оныклары, туганнары, күршеләре дә җылы тәбрик сүзләре ирештерделәр. Гармун моңнары белән бизәлгән бәйрәм һәркайсын балачакларына алып кайтты.
- Мин күршедән генә килен булып төштем. Гаилә корып яши башлауга быел 64 ел тулды. Аллаһка шөкер, тату яшәдек. Киләчәктә дә сәламәт гомерләрне биреп, минем 90 яшьне дә парлап каршы алырга язсын, - диде Раиф абыйның тормыш иптәше Галия апа.
Без дә Раиф абыйга сихәт гомер, бәхетле картлык телибез.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Кәүҗияктә Раиф абыйның юбилеен бәйрәм иттеләр

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев