САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Рафис һәм Фатыйма Мәгәриевлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

Азалак авылында яшәүче Рафис абый белән Фатыйма апа 60 ел бергә гомер кичерәләр.

Май ае алар өчен аеруча истәлекле булды. Бөек Җиңү көне, Гаилә көне, гаилә бәйрәме... Гомер буе колхозда, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән хезмәт кешеләре буларак та, олы ихтирамга лаек алар. Бер-берсенә терәк булып, дус-тату 60 ел бергә яшәүләре белән дә үрнәк гаилә. Истәлекле көннәре белән Мәгәриевларны җирлек башлыгы Илгизәр Габделгазизов тәбрикләде. Гаиләгә бәрәкәтле тормыш, саулык теләп, ул район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырды . Без дә Рафис абый белән Фатыйма апага куанычлы гомер, күңел тынычлыгы, сихәтлек телибез.

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев