Прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Бүген – 12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Бу органга нигез салынуга 320 елдан артык, ул Петр I вакытында законсызлыкны, ришвәтчелекне бетерү максатыннан барлыкка китерелә. Элеккеге кебек, аның бурычлары бүген дә – законнарның, Конституциянең үтәлешенә, кеше хокукларын һәм иреген саклауга контрольлек итү. Прокуратура шулай ук җинаятьчелек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәштә барлык хокук саклау органнарының эшчәнлеген көйли, барлык төр судларда дәүләт гаепләвен, дәүләт һәм кеше мәнфәгатьләрен яклый.
Бу көнне прокуратура хезмәткәрләре котлаулар кабул итәләр, һәлак булган хезмәттәшләрен искә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев