САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Җәдидә апа 90 яшенә концерт әзерләгән

Урта Кәшер авылында гомер итүче хезмәт ветераны Мөхәррәмова Җәдидә Миннәхмәт кызы бүген кунаклар җыйды.

Җор телле, оптимист, ачык йөзле ветеран үзен хөрмәт итеп килгән район, җирлек җитәкчелегеннән, туганнарыннан тәбрик сүзләре кабул итте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова, юбилярны тәбрикләп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, аның урынбасары Ләйсәнә Баһманова, авыл ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова, үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Рамил Галиев, авыл фельдшеры Зәмзәмия Гарифуллина, туганнары да сихәтлек, кадер-хөрмәт теләделәр. 
Җәдидә апа юбилее уңаеннан матур җырларын әзерләгән иде. Татарча, хәтта русча да җырлап, ул барысын да сокландырды. Аның үзен дә туганнары җырлап тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев