САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Нәфисә апаның 100 яшен капка төбеннән бәйрәм итә башладылар

Урта Кәшер авылында гомер кичерүче Насыйбуллина Нәфисә Нәбиулла кызына бүген 100 яшь тулды.

Кунакларны ул үзе капка төбенә үк чыгып каршы алды. Йөзьяшәр ветеранны олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты һәм Татарстан Республикасы Рәисенең Котлау хатын, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре, күчтәнәчләр тапшырды. Аның урынбасары Гүзәл Гәрәева, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, урынбасары Ләйсәнә Баһманова, авыл ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова, уллары, киленнәре, онык-оныкчыклары, туганнары да йөзьяшәр әбигә сихәт гомер, киләчәктә дә кадер-хөрмәт теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Собхан Алла, Нэфисэ эбиебез -безнен горурлыгыбыз!!!