САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый.

 

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Яңа тарих 1 майга яңа яңгыраш бирсә дә, аның мәгънәсе үзгәрми: ул һәркайсыбыз өчен элеккечә хезмәт, дуслык, милләтара татулык бәйрәме булып кала.

Районыбызның хезмәт сөючән халкы бәйрәмне күтәренке рухта каршылый. Басуларда хезмәт шавы тынмый, терлекчелек фермаларында, нефть объектларында көнне төнгә ялгап эшлиләр. Районда республика программалары уңышлы тормышка ашырыла. Мәгариф һәм сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт өлкәләрендә, кече һәм урта эшмәкәрлек, фермерлыкта уңышларыбыз бар. Бүген төп максатыбыз – барган юнәлештән тайпылмыйча, алга таба да үсеш юлын дәвам итү. Бары тик уртак тырышлык белән генә без тотрыклылыкка, муллыкка, милләтара татулыкка һәм тынычлыкка ирешә алабыз.

Якты, җылы бәйрәм уңаеннан, сезгә иң изге теләкләремне юллыйм. Барчагызга сәламәтлек, бәрәкәтле мул тормыш, йортларыбызга иминлек телим. Бәйрәм белән!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев