САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин райондашларны Россия Конституциясе көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!

Бүген без төп дәүләт бәйрәмнәренең берсен – Россия Конституциясе көнен билгеләп үтәбез.

Илебезнең Төп Законы безнең дәүләтнең стратегик үсеш курсын билгеләүче документ булды һәм шулай булып кала да.

Конституция шәхес хокуклары һәм ирекләре, гражданнар бердәмлеге принципларына нигезләнеп төзелгән, ул ил халкының иминлек һәм тигезлеккә омтылуын чагылдыра. Без барыбыз да Россияне көчле һәм чәчәк атучы ил, ә республиканы һәм районны тотрыклы үсүче, яшәү өчен уңайлы, киләчәк икътисади үсеш өчен перспективалы төбәк итеп күрергә телибез. Райондашлар илебез муллыгы өчен намуслы һәм фидакарь хезмәт куялар, иҗат итәләр, ил һәм республика өчен уртак мәнфәгатьләр һәм фикерләр белән яшиләр.

 Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Һәммәгезгә киләчәктә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телим.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев