САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Мортышбаш авылында гомер итүче Әюпова Шәмсия Әхмәтсәлим кызына 90 яшь тулды

Аны олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

 Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов та юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр. Ветеранны кызлары-кияүләре, улы-килене, оныклары тәбрикләделәр, чәчәк бәйләмнәренә күмделәр. Шәмсия апа тормыш иптәше – ТР атказанган энергетигы Әзһәр Әюп улы белән 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 17 онык, 23 оныкчык сөенече күреп, матур гомер кичерәләр. 
Тулырак язма – газетабызның алдагы саннарында.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X