САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Мөдәрис һәм Мияссәрә Мөхәммәтшиннар 55 ел бергә яшиләр

Юлтимер авылының иң күркәм парларының берсе алар. Гомере буе мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган, озак еллар авыл ветераннар советын җитәкләгән Мияссәрә апа бүгенге көндә дә авыл тормышына битараф түгел, ярдәм итеп, киңәшләрен биреп яши.

Күптән түгел без аны 80 яше белән тәбрикләргә барган идек. Тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән Мөдәрис абый да - тырыш, тынгысыз кеше. Зөбәрҗәт туйлары белән гаиләне җирлек башлыгы Илгизәр Габделгазизов тәбрикләде. Ул, изге теләкләр белән, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырды. Мөхәммәтшиннарны без дә туй көннәре белән тәбрик итәбез, балалар, оныклар куанычы, тигез тормыш, ныклы сәламәтлек телибез.

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев