САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Җәлил икенче санлы урта мәктәбе коллективы җитәкчеләрен юбилее белән котлый

Сәләтле, өметле, тырыш җитәкче – Җәлил икенче санлы урта мәктәбенең директоры Айдар Илдар улы Илдаровның бүген – истәлекле бәйрәме.

Үз хезмәтендә ул якын кешеләренә – гаиләсенә, яраткан коллективына таяна. Иң матур тәбрик сүзләрен дә аңа хезмәттәшләре юллаган.
“20 гыйнвар мәктәбебез директоры Айдар Илдар улы Ильдаровның матур гомер бәйрәме – туган көне. Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе – ярты гасырлык тарихы булган, районыбызның иң зур белем учреждениеләренең берсе. Менә шушында эшләүче барча мөгаллимнәребез, техник хезмәткәрләр, укучылар, аларның әти-әниләре исеменнән, Сезне 30 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Сезгә эшегездә зур уңышлар, гаилә иминлеге, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телибез”.
Әлеге теләкләргә без дә кушылабыз һәм киләчәктә дә хезмәт уңышлары, имин тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев