САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хезмәттәшебезне күркәм бәйрәме белән котлыйбыз!

Хөрмәтле хезмәттәшебез Хакова Фирая Әхнәф кызының 2 январьдә күркәм гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее.

 

Гадәттә, газетага эшкә килүчеләр, эшләп карарга теләүчеләр – күп, ә менә анда озак елларга тоткарланучылар, гомерен аңа багышлаучылар бик аз була. Чөнки бу хезмәт даими эзләнүне, тынгысызлыкны, иҗат ялкыны белән янып яшәүне таләп итә. Хезмәттәшебез Фирая Әхнәфовна – нәкъ шундыйларның берсе. Ул гомерен газетаның иң җаваплы тармакларыннан берсе – тәрҗемә бүлегенә багышлады. Моннан 30 ел элек газетага эшкә килеп, бу хезмәтне гомерлеккә үз итте. Аның урынында башка берәүне күз алдына китерү мөмкин дә түгел кебек. Чөнки гаҗәеп төгәллек, тормышның барлык өлкәләреннән дә хәбәрдар булуны, тирән белем һәм осталык таләп итүче бу хезмәт бөтенләе белән аныкы кебек. Аннан соң, дубляж редакторы булу өчен, тагын бер матур сыйфат – кеше хезмәтен хөрмәт итә белү кирәк. Шөкер, хезмәттәшебездә монысы да – мулдан. Журналист фикерен төгәл итеп рус телле укучыларыбызга җиткерә алуы, сабырлыгы, һәр эшнең ахырын уйлап эш итүе белән ул коллективта хөрмәт казанды. Югарыда әйткәнебезчә, редакциядә эшләп карарга теләүчеләр һәрвакыт күп. Дубляж бүлеге ишекләрен ачып караучылар да шактый булды. Фирая Әхнәфовна аларның һәркайсын якты йөз белән каршы алды, зур сабырлык белән, булдыра алганча тәрҗемә, газета эше нечкәлекләренә өйрәтте. Бүлектә азмы-күпме хезмәт, аралашу тәҗрибәсе алып китүче ул кызларыбыз бүгенге көндә район хуҗалыгының җаваплы тармакларында хезмәт куялар.

Фирая Әхнәфовна — коллективта яхшы киңәшче дә. Аш-су, бакчачылык, йорт алып бару, башкасымы – ул теләсә-кайсы тармак буенча киңәш бирә ала. Гаиләсендә дә үрнәк ул, тормыш иптәше Марат белән тату һәм матур гомер кичерә. Бергәләп әнисе Нурдидә апага, Маратның якыннарына да ныклы терәк булып торалар.

Хөрмәтле Фирая Әхнәфовна! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлардан гына торган бәрәкәтле озын гомер, иминлек телибез. Киләчәктә дә шулай хезмәтегездән тәм, тормыштан олы ямь табып яшәгез. Күңел күтәренкелеге һәм иҗат ялкыны Сезне гомер буе озата барсын!

Зур хөрмәт белән, “Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев