САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хезмәттәшебез республика күләмендә җиңү яулады

Шәрипова Зөлфия Әнвәр кызы “Татар телендә иң яхшы публикация” номинациясендә җиңү яулады.

19 февраль көнне Татарстан Республикасы Югары суды атриумында суд системасының иң яхшы хезмәткәрләрен һәм судьяларны, XIII Массакүләм мәгълүмат чараларында Россия Федерациясенең суд системасы һәм Татарстан Республикасы судларының эшчәнлеген яктырту буенча “Ел Фемидасы-2020” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде. Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәре – “Сарман” газетасы баш мөхәррире урынбасары Шәрипова Зөлфия Әнвәр кызы “Татар телендә иң яхшы публикация” номинациясендә җиңү яулады. Аңа Татарстан Республикасы Судьялар советының дипломы һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Киләчәктә дә җиңүләр һәм уңышлар юлдаш булуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев