САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кәүҗияк авылында Хәерниса апаның юбилеен бәйрәм итәләр

Муллакаева Хәерниса Шәмси кызына бүген 90 яшь тулды.

Кәүҗияк авылында туып-үскән кыз тормыш юлдашын да авылда таба. Аның белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә бәхетле әбинең куанычы булып, онык-оныкчыклар үсә. Юбилее уңаеннан кайтып, үзен кадер-хөрмәткә күмделәр. Хәерниса апаны гомер бәйрәме белэн район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме hәм истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов, авыл ветераннар советы Фәүзимә Шакирова, балалары, якыннары да ветеранга сихәт гомер, күңел тынычлыгы теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев