САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кәтифә апа 90 яшен бәйрәм итә

Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Гарифуллина Кәтифә Моталлап кызына бүген 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, балалары, туганнары да юбилярга озын сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр.
- Ятимлектә үстем, хезмәт белән гомер кичердем. Аллаһка шөкер, бүгенге тормышымнан бик канәгать. Балаларым, онык-оныкчыкларым исән-сау булсыннар. Мине хөрмәтләгән өчен, Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын, - диде Кәтифә апа.
Ветеран турындагы тулырак язманы газетабызның алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев