САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Вәлиева Нурдидә Закир кызына бүген 95 яшь тулды +ВИДЕО

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, изге теләкләр белән, истәлек бүләге тапшырды.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссарова, социаль яклау бүлеге, авыл ветераннар советы, мәктәп җитәкчелеге, авылдашлары, балалары да юбилярга ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш теләделәр. 
Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Нурдидә апа бүгенге көндә дә зыялы, гыйлемле, акыллы киңәшче булуы белән үрнәк. Ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек тели ул. 
- Тамак тук, өс бөтен, сыйланып, рәхәтләнеп ял итеп яткач, хәзер өлкәннәр озак яши, - ди ул, уенын-чынын бергә кушып, бүгенге тормышына шөкерана кылып. 
Зиһене, хәтере яхшы булуы белән дә кунакларны таң калдырды Нурдидә апа һәм үзе язган шигырьләрен яттан сөйләп, бүләк итте. 
Бу хакта тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев