Иске Имән авылында яшәүче Фатыйма апа Гайнемовага 95 яшь тулды+ВИДЕО

Тальян гармунын сузып, кунаклар каршына җырлап үзе чыкты юбиляр.

 Күңеле дә, йөзе дә яшь Фатыйма апаны җырга-моңга гашыйклыгы тагын да яшәртә төшә. Азалак авылында туып, Иске Имән авылында яшәгән, хезмәт куйган ветеран. Балалар бакчасында, мәктәптә пешекче булып эшләгән. Кайда гына йөрсә дә, аның тугры юлдашы – гармуны белән җырлары. Тормыш иптәше Бикмөхәммәт белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, 40 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше, улы Мәүлет – бүгенге көндә гүр ияләре. Балаларының барысы да уен коралларында уйныйлар, матур итеп җырлыйлар. Күп смотр-концертлар, бәйгеләр лауреатлары. 
Фатыйма Хәлиулла кызын олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Нөркәй” агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов, авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова, авыл җирлеге депутаты Дамир Галиев, мәдәният бүлеге баш белгече Фалыйх Мостафин, авыл мәдәният хезмәткәрләре, балалары, якыннары тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Фәрит Мөнәвирович Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, истәлек бүләкләре тапшырды. 
Юбилярыбыз турында тулырак газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    0 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша