САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Илсөя Бәдретдинова белән бер көнне туган райондашларыбыз арасында юбилярлар да бар

Бүген - яраткан җырчыбыз, атказанмаган Илсөя Бәдретдинованың – туган көне.

Ул үзен һаман да булса сабый күңелле, беркатлы 4 яшендә кебек хис итә. Ничә яшь булса да, сәламәтлек, күңел тынычлыгы юлдаш булсын. Бәхетле һәм куанычлы тормышта иҗат итәргә, тагын да зур үрләр яуларга язсын. Аның ИБтөркемендә райондаш кызлар һәм егетләр булуы белән дә горурланабыз без. Сарман исемен, аның моңлы данын еракларга тарата ул.
Бу көнне туган барлык райондашларыбызны, шул исәптән юбилярларыбыз – халык сәламәтлеге сагында торучы Вахитов Илүс Марс улын, гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Ләшәү Тамак мәктәбе укытучысы Яхина Алсу Халит кызын гомер бәйрәмнәре белән тәбриклибез. Бәрәкәтле тормыш, саулык, гаилә бәхете һәм хезмәт уңышлары телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев