САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Яхшыбайда яшәүче Сагындыковлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте

Яхшыбайда яшәүче Рәхимә һәм Ренат Сагындыковларның йортлары чиста-пөхтә, матур, аннан ниндидер җылы бер нур бөркелеп тора.

Аларның бергә гомер итүләренә быел илле ел булды. Авылның «аристократлары» түгәрәк датаны якыннары белән каршыладылар. 
Сагындыковларның илле елдан соң да бер-берсен яратуына, хөрмәт итүенә исең-акылың китәрлек. Гаилә башлыгы чыгышы белән Яхшыбайның үзеннән булса, аның булачак тормыш иптәше Түбән Ләшәү авылында туып-үсә. 
Ренат абый Мөшәрәфә апа белән Габтрәкыйп абый Сагындыковларның гаиләсендә уртанчы бала булып дөньяга аваз сала, ә Рәхимә апа Салиха апа белән Зарифулла абый Абдуллиннарның биш баласының дүртенчесе булып туа. Кызны әнисенең туган авылына тарта, ул әбиләренә кунакка еш кайтып йөри. Машиналарга төялеп, гармуннар уйнап, дус-ишләрне армиягә озату кичәләрендә алар Ренат абый белән гел бергә булалар. 
Кечкенәдән үк бергә үскән егет белән кыз ике ел очрашып йөриләр. Ренат абыйны да хәрби хезмәткә чакыралар. Яшьләр хат алышып торалар. Дембельдән соң, озак та үтми, никах укытырга булалар — ул 9 февральгә туры килә. Ул чакта Ренат абыйга — 21, Рәхимә апага 19 яшь була.

Сагындыковларның мәхәббәт тарихы турында тагын да күбрәк беләсегез килсә, район газетасының 6 март санын укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев