САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Гөлнур Зөлкәрнәева Халыкара Сәламәтлек һәм бәхет көнендә туган

.

Сарманда яшәп иҗат итүче райондашыбыз – район мәдәният йорты хезмәткәре Гөлнур Зөлкәрнәева бүген үзенең туган көнен бәйрәм итә. Туган йортка, нигезгә булган ярату хисләрен, тирә-юньдәгеләргә әйтер сүзләрен ул шигъри юлларга салып җиткерә. Нечкә күңелле, җырга-моңга гашыйк булуы да аны иҗатка этәрә. Без райондашыбызны гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез һәм сәламәт гомер, бәхет, тигез тормыш, иҗат уңышлары телибез. Календарь буенча, бүген - Халыкара Сәламәтлек һәм бәхет көне дә.

ЯЛГАН СӨЮ.
Тормышта бит була һәркемдә дә
Мәхәббәттән янып-көюләр.
Ялгышулар була, адашулар,
Тиз кабынып, кинәт сүнүләр.
Бер күрешү белән, яратам дип,
Ашыкмагыз, зинһар, әйтергә.
Яратуны аңлар өчен, кирәк
Сөю сынауларын үтәргә.
Кеше хисе белән уйнамагыз,
Ялган сөю белән алдамагыз,
Ихлас сөйгән йөрәкләргә
Төзәлмәслек яра салмагыз.

ТУГАН НИГЕЗЕМ.
Оясыннан очкан кошлар кебек,
Үсеп җитеп, читкә таралдык.
Таралдык та, гамъсезлеккә чумып,
Туган йортыбызны ташладык.
Карт өрәңге тора буш нигездә,
Уңга-сулга чайкый башларын.
Ничә еллар, саклап, юатып яши
Өйсез калган нигез ташларын.
Төшләремә керә туган йортым,
Туган нигеземне сагынам.
Үкенүләр, юксынулар белән
Карт өрәңгемә барып сыенам.
Еллар узган саен, сагындыра
Туган йортым, туган нигезем.
Кичер мине гамъсез булган өчен,
Кичер мине, туган нигезем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев