САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Гәмер абый 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген Яхшы Каран авылында яшәүче Сәгъдиев Гәмер Шәйхетдин улына 90 яшь тулды.

Гәмер абый шушы авылда туып үсә, гомер буе “Ленин юлы” колхозында - соңрак ул “Карамалы совхозы” дип үзгәртелә – ветеринар-фельдшер булып эшли, лаеклы ялга да шуннан чыга. Тыл һәм хезмәт ветераны. Тормыш иптәше Һәдия апа белән дүрт бала тәрбияләп үстерә.
Гәмер абыйны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярга шулай ук иң матур теләкләрен Александровка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Артур Гафиятуллин, секретарь Тәбрия Миннебаева, җирлек ветераннар советы рәисе Фалия Әхмәтҗанова җиткерделәр.
Гәмер абый турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев