САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Гаяз абый белән Халидә апа гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Бүген Кәүҗияк авылында яшәүче Корбангалиев Гаяз Корбангали улына 90 яшь тулды. Гаяз абый шушы авылда туып үсә, гомер буе терлекчелектә эшли, алдынгы терлекче була.

 Тырыш хезмәте өчен "Хезмәт ветераны" исеменә лак була, медаль һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Халидә апа белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Быел Гаяз абый белән Халидә апаның бергә гомер кичерүләренә дә 65 ел тулды. Юбилярларны бәйрәмнәре белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миннеголов , социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Харисова, Кәүҗияк ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова һәм якыннары тәбрикләделәр. Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хаты, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарыбызның берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев