САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Фәретдин абый белән Мөслимә апа җәүһәр туйларын билгеләп үтәләр

Сарман авылында яшәүче Фәретдин абый белән Мөслимә апа шушы көннәрдә җәүһәр туйларын, ягъни гаилә корып яши башлауларының 60 еллыкларын билгеләп үттеләр.

Шул уңайдан аларга район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләге тапшырылды. Аларны матур бәйрәмнәре белән район Башкарма комитетының загс бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, Сарман авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев тәбрикләделәр, иң матур теләкләрен җиткерделәр, бергә-бергә матур итеп тагын бик күп еллар гомер кичерүләрен теләделәр. 
Фәретдин абый белән Мөслимә апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Зөлфия Шәрипова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев