САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Фоат абый 95тә дә мәктәптә ятлаган шигырьләрен хәтерли

Мостафин авылында яшәүче Дәүләтшин Фоат Мөхәммәтша улына бүген 95 яшь тулды.

Моннан биш ел элек 90ы белән тәбрикләгән көн дә хәтердә әле. Шуннан бирле бер дә үзгәрмәгән ветеран, бераз салмакланган гына. Улы Назыйф белән үзе гомер иткән нигездә яши ул. Кызлары, онык-оныкчыклары даими кайтып, хәлен белешеп торалар аның.
Олуг юбилее белән Фоат абыйны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, изге теләкләрен әйтеп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Петровский Завод авыл җирлеге башлыгы Рәсим Нуртдинов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, балалары, оныклары да юбилярга кадер-хөрмәт, ныклы саулык теләделәр.

Фоат абыйның хәтере дә начар түгел әле. Ул хәтта мәктәптә укыган вакытта ятлаган шигырьләрен дә онытмаган. Берничәсен сөйләп тә күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев