САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Фирдәвес Арслановка “Поселокның почетлы гражданы” исеме бирелде

Җәлил район хастаханәсенең участок табибы Арсланов Фирдәвес Рәшит улына халык алдындагы зур хезмәтләре өчен “Җәлил шәһәр тибындагы поселогының мактаулы гражданы” исеме бирелде.

Мәртәбәле бүләкне табибка тапшырганда, халык аны аягүрә торып алкышлады. Белемле, изге күңелле, намуслы, үз эшенә чын күңелдән бирелгән шәфкать иясен поселокта бик хөрмәт итәләр, яраталар. Үз пациентларына игътибарлы, әдәпле булганы өчен ихтирам итәләр.
Фирдәвес Рәшит улы – тумышы белән Иске Минзәләбаш авылыннан. Яшь чаклары да шунда үтә аның. 1965 елда авыл урта мәктәбенә укырга керә, 1973 елда комсомол сафларына алына. 1975 елда урта мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, ул С.В. Курашов исемендәге Казан медицина институтына укырга керә. 1978 елда сәламәтлек саклау системасындагы хезмәт эшчәнлеген Казан туберкулез госпиталендә медбрат буларак башлый. 1981 елда аны өч елга Алтай краена - Троица районы санитар эпидемиологик станциясенә табиб-бактериолог итеп җибәрәләр. 1984-1986 елларда шул ук вазыйфаны ул Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең кан салу бүлегендә башкара.
РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән Казан шәһәре клиник хастаханәсендә табиб-патологоанатом белгечлеге буенча беренчел әзерлек үткән Фирдәвес Арсланов 1986 елның 2 сентябреннән Сарман үзәк район хастаханәсендә шул юнәлеш буенча эшли башлый. Шул ук вакытта Җәлил район хастаханәсендә хирург буларак авырулар дәвалый. 2006 елдан алып бүгенге көнгә кадәр ул югары категорияле гомуми практика табибы булып эшли.
Намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен табиб хастаханә, район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 2022 елда аерым казанышлары өчен ул Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатына лаек була. 2022 елда Сабан туенда аңа «Татарстан Республикасының мактаулы сәламәтлек саклау ветераны» исеме бирелде. Без райондашыбызны мәртәбәле исемнәре белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә үзенә дә ныклы сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев