САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Чураш авылында гомер итүче Закирова Сәлимә Закир кызына бүген 90 яшь тулды

Аны олы юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, якыннары котладылар.

Фәндәс Әнәсович Рәсәй Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды, хәерле гомер теләде.
Сәлимә апа гомере буе колхозда эшләгән, үзе әйткәндәй, нәрсә кушсалар, шуны үтәгән, карышуны белмәгән. “Бик тә төгәл, үз эшенә үтә җаваплы карый иде” , -диде аның турында Вероника Хөсниева. Бүген ул үзе генә яши, социаль хезмәткәр беркетелгән, туганнарының балалары кайтып, хәлен белеп, ярдәм итеп торалар.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев