САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген Хәния апа 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген Сарман авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Шакирҗанова Хәния Шакирҗан кызына 100 яшь тулды.

Хәния апа Әлмәт авылында туып-үсә. Башлангыч белемне дә шунда ала. Авыр сугыш елларында колхозда төрле эшләр башкара, биш ел рәттән урман кисәргә бара. 
— Молотилкага көлтә биреп торырга кирәк булса да, миңа әйтәләр иде. Чөнки гәүдәм дә, көчем дә, җитезлегем дә бар иде. Ә көлтәләрне биреп өлгерергә барысы да кирәк, — дип искә ала ул. 
Тормыш иптәше — сугыш ветераны Мөнир абый белән өйләнешкәч, алар Сарманга күченәләр, ике ул үстерәләр. Биредә күп еллар сәүдә тармагында эшлиләр, лаеклы ялга да шуннан китәләр. Мөнир абый бүгенге көндә араларында юк инде. 
Хәния апаны бер гасырлык юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Котлау хатларын, шулай ук үз исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде, истәлекле бүләк тапшырды.

Юбилярны гомер бәйрәме белән шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов, ветераннар советы рәисе Хәмит Рамазанов, социаль хезмәткәр Люция ханым һәм башкалар тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев