САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген -1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне

Балалар - Һәрбарчабызның бәгырь кисәкләре.

Без аларга исән-имин, сау-сәламәт, тәүфыйклы булып үсүләрен телибез. Әти-әниләренә - игелекле, зурларга ихтирамлы булсыннар, һәрвакыт сөенечләр генә китереп торсыннар!
Илдәге һәрбер балага,
Телибез без бәхетләр!
Җәй айлары алып килсен,
Һәммәсенә шатлыклар!
Күз яшьләре түкмәсеннәр,
Ачы хәсрәтләр килеп.
Ходай Тәгалә ташламасын,
Бирсен саулыкны өеп.
Халыкара балаларны яклау көне белән, кадерле балалар!

Бүген – Бөтендөнья әти-әниләр көне дә.
Ул Берләшкән Милләтләрнең Генераль ассамблеясы тарафыннан 2012 елда игълан ителә һәм 2013 елдан билгеләп үтелә башлый. Бәйрәмнең максаты – җир йөзендә яшәүчеләргә кешелек кыйммәтләре турында искә төшерү, тотрыклы һәм әхлаклы гаилә нигезе буларак, аларны ныгыту. Нәкъ менә әти-әниләр балаларга тәрбия бирү, аларның бәхетле балачагын тәэмин итү, бәхет, мәхәббәт һәм тату атмосферада үстерү буенча җаваплы булып торалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев