САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз

Бүген – студентларның батырлык бәйрәме

Бүген – 17 ноябрьдә Халыкара студентлар көне бәйрәм ителә. Тарих сәхифәләреннән билгеле булганча, аңа нигез 1941 елда фашизмга каршы көрәшүче студентлар тарафыннан Лондонда салына.

 Дата фашизмга каршылык күрсәтүче чех студентлары истәлегенә багышлана. 28 октябрьдә фашистлар тарафыннан оккупацияләнгән Чехословакиядә студентлар һәм аларның укытучылары Чехословакия дәүләтенә нигез салынган көн уңаеннан демонстрациягә чыгалар. Фашистлар аларга ут ачалар, демонстрацияне куып тараталар. Студентлар лидерының берсе яралана һәм тиздән һәлак була. Аны күмү церемониясе акция протестына әверелә. Нацистлар бөтен югары уку йортларын ябалар, 1200 дән артык студент кулга алынып, концлагерьга озатыла. 17 ноябрьдә 9 студент судсыз җәзалана. Шушы ук көнне Халыкара студентлар көне билгеләп үтелә. Бүгенге көндә бу бәйрәм Барлык факультетлар һәм уку йортлары студентларының берләшү көне булып тора. Чехиядә бу көн Азатлык һәм демократия өчен көрәш көне дә булып тора.

Халыкара студентлар көне аеруча Грециядә билгеләп үтелә. Ул 1973 елда студентларның хәрби хунтага каршы протест көненә багышланган.

Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев