САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген районда елның беренче пары теркәлде +ВИДЕО

Гаилә - ул кечкенә дәүләт.

Аның нигезендә мәхәббәт, үзара аңлашу, бер-береңә булган хөрмәт кебек төшенчәләр ята. Бүген Сарман авылында үзара мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән парлар - Гөлназ һәм Марат Әюповлар өчен гаилә туу вакыйгасы тарихка кереп калачак. Бу елның беренче пары булулары өстенә язылышулары нәкъ менә 20.01.2020 датасына туры килүе дә узенчәлекле. Яшьләрне тантаналы көннәре белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм беренче гаилә таныклыгын, "ТАССРның 100 еллыгы" медален һәм истәлек бүләге тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова парларга символик сөлге бүләк итте. Әти-әниләре, туганнары, дуслары да Марат белән Гөлназга тигез мәхәббәт, матур тормыш теләделәр.

Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X