САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген - Әниләр көне

Һәркайсыбызның иң кадерле кешесе – әнисе бар. Исән чакларында аларның кадерен белеп калырга кирәк. Менә шундый максат белән 1998 елның 30 гыйнварында Россия Президенты Борис Ельцин «Әниләр көне турында»гы 120 нче Указга кул куйды. Бу Указ нигезендә, һәр елның ноябрь аенда соңгы якшәмбе Әниләр көне итеп бәйрәм ителә.

Кадерле әниләр!
Сезне иң җылы һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе- Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар -  дөньябызның яме. Алар - иң газиз, иң якын кешеләребез. Бу көнне һәркем үз әнисенә карата җылы хисләрен белдерә, аларга хөрмәт күрсәтә.
Һәр хатын-кыз үз гомерендә ана булырга омтыла. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү - һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә. Ана назы мәңгелек.

Хөрмәтле, газиз әниләребез!
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга терәк булып, гомер буе алар янәшәсендә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев