САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген Колмәтнең хөрмәтле кешесенә 90 яшь тулды

Бүген – 1 декабрь көнне Колмәт авылының хөрмәтле кешесе – тыл һәм хезмәт ветераны Газизов Әзһәт Газиз улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

 Әзһәт абый, дүрт сыйныфны тәмамлагач та, колхоз эшендә эшли башлый. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланган еллар була бу.- Малайлар белән төнлә ат сакларга йөрдек, олыларга ияреп, ат белән Чаллы элеваторына икмәк ташыдык, - дип искә ала ул. Аннан соң да туган авылында кала Әзһәт абый. Колмәттән аны өч еллык армия хезмәте генә аерып тора. Аннан соң, лаеклы ялга чыкканчы, терлекче, механизатор булып эшли. Күп тапкырлар мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә. Тормыш иптәше белән өч ул үстерәләр. Әзһәт абыйны гомер бәйрәме белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен шулай ук “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Мортамак авыл җирлеге башлыгы Илдар Һадиуллин җиткерделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Әзһәт абый хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев