САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

“Безнең әби иң әйбәте”, - ди Лиза апаның оныгы Ленар

Иске Кәшер авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Кәлимуллина Лиза Гарип кызын бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Лиза апа Иске Кәшер авылында туып-үсә. Гомер буе туган авылында – “Искра” колхозында хезмәт куя. Сугыштан соңгы авыр елларда урманын да кисә, Алексеевск районында пароход өчен юл да ача, Пермь урманнарында да эшли. Лаеклы ялга иртәрәк китәргә мәҗбүр була, чөнки эш вакытында авыр имгәнү ала, II төркем инвалид. Тормыш иптәше Кәрип абый белән өч бала үстерә. Лиза апа бүгенге көндә балалары игелеген, 7 оныгы һәм 8 оныкчыгы куанычын күреп яши.
Ветеранны гомер бәйрәме белән район башлыгы һәм җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Гайфутдинов тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранны шулай ук Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, җирлек башкарма комитеты хезмәткәре Ләйсәнә Баһманова, ветераннар советы рәисе Зина Якупова тәбрикләделәр, ветеранга иң матур теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев