САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бөек Җиңү белән! 

Кадерле ветераннарыбыз, яу кырларында дошманга каршы батырларча сугышкан, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелүгә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре!

Быел без 73 нче тапкыр Җиңү бәйрәмен тантаналы төстә билгеләп үтәбез. Без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз. Бәйрәм көннәрендә барыбыз да сугышлардан әйләнеп кайта алмаган бабаларыбызны, туганнарыбызны искә искә алабыз. Ул дәһшәтле көннәрдән соң ничәмә-ничә еллар узса да, илебезгә Бөек Җиңүне яулаган, аны якынайтышкан әби-бабаларыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмас, Ватанны ярату, туган илең хакына көрәшү үрнәге булып торыр. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз! Гомерегез озын, сәламәтлегегез нык, көннәрегез тыныч булсын! Сезне, барлык сарманлылар һәм районыбыз кунакларын Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм, иминлек, тыныч күк йөзе һәм бәхет телим! 
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев