САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Авыл хатын-кызлары бүген бәйрәм итә

15 октябрьдә Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә.

1995 елда Пекинда үткән Берләшкән Милләтләр Оешмасының 4 нче Хатын-кызлар конференциясендә Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көнен үткәрү тәкъдиме белән чыгалар. Бу гүзәл затларның җәмгыятьтә тоткан күпкырлы роле белән аңлатыла. Нәтиҗәдә бу көнне 15 октябрьдә билгеләп үтү турында карар чыга. 2007 елда БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан әлеге көн официаль бәйрәм буларак раслана. Авыл хатын-кызлары Җир шарының чирек өлешен тәшкил итәләр. Алар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә, авыл районнарының тотрыклылыгын саклауда әһәмиятле роль уйныйлар. Бу барлык алга киткән һәм үсеп килүче илләрдә шулай. Төп хезмәтләреннән тыш гүзәл затларыбыз балалар тәрбияли, үз җилкәләрендә өлкәннәрне һәм авыруларны карау йөген дә тарта. 
Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызлар! Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы юлдаш булсын, гаиләләрегезгә - иминлек, хезмәтегездә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев