САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әлфис абый белән Гөлүсә апа гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Быелгы август аенда Сарманда яшәүче Әлфис һәм Гөлүсә Рәҗәповлар алтын туйларын билгеләп үттеләр

Ә 2 сентябрьдә гаилә башлыгы Әлфис абыйга 80 яшь тула. 
Аларны истәлекле бәйрәмнәре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Юбилярларга котлау сүзләрен шулай ук ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Харисова җиткерделәр, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тагын бик күп еллар матур гомер кичерүләрен теләделәр. 
Әлфис абый белән Гөлүсә апа турында тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев