САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Җәлил гимназиясенә 20 яшь тулды

Кичә Җәлил поселогы гимназиясе коллективы үзенең кечкенә юбилеен билгеләп үтте.

 Укытучыларның, укучыларның шатлыгын уртаклашырга район җитәкчелеге дә килгән иде. Гимназия директоры Гөлнара Булатова сәламләгәннән соң, район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, аның урынбасары Индира Сәхипова, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Габидуллин, Җәлил поселогы башлыгы Рафыйк Кәримов коллективка матур теләкләрен җиткерделәр.
— Тагын бер ноль өстәсәң, 200 була. Менә шунысын да бәйрәм итәргә язсын, — дип шаяртты «Җәлилнефть» идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Владимир Филимонов.
«Ак калфак» региональ иҗтимагый оешмасының Җәлил бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәлия Гарипова, «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Әнисә Минһаҗева, ветеран укытучылар да истәлекләре белән уртаклаштылар. Гимназия тәмамлап, бүгенге көндә мәдәният дөньясында кайнаган кызлар-егетләр яраткан уку йортына җырлы сәламнәрен ирештерделәр. Укучылар, әти-әниләр дә җырлы-биюле, тәмле бүләкләр әзерләгәннәр иде. Кичә бик җылы, ихлас, дусларча мохиттә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев