САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зөбәрҗәт туйга килеп җиткәннәр

Зөбәрҗәт туйга иң бәхетлеләр – кыенлыкларга бирешмәүче, мәхәббәт хисен еллар агышында, тормыш юлында очраган давылларда саклап кала алучылар гына килеп җитә алалардыр.

Сарман авылында яшәүче Флера һәм Марс Антиповлар – нәкъ менә шундыйлар. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан алар бергә гомер кичерүләренең 55 еллыгын да билгеләп үттеләр. Аларны кадерле бәйрәмнәре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырды.
- Озак еллар мәгариф өлкәсендә куйган намуслы хезмәтегез, халыкка дини тәрбия бирүдә керткән шәхси өлешегез, бүгенге көнгәчә ветераннар хәрәкәтендә, район тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәм, - диелгән иде район башлыгы Фәрит Хөснуллин кул куйган Рәхмәт хатында.
Юбилярларга матур теләкләрен шулай ук район Башкарма комитетының гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов та җиткерделәр.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев