САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Юлтимер ветераннар советын җитәкләгән Мияссәрә Мөхәммәтшинага 80 яшь тулды

Озак еллар Юлтимер авылы ветераннар советы рәисе булып эшләгән Мөхәммәтшина Мияссәрә Хафизетдин кызы бүген гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, район ветераннар советы рәисе Нәжип Миңнеголов, Рәсәй пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе рәисе Нурсинә Хайруллина, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, аның урынбасары Әлфинур Харисова, авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәллия Фәрлукшина, балалары, туганнары тәбрикләделәр. Әлфис Фәйзрахманович юбилярга район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев