САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Югары Чыршылы авылында яшәүче Миннеголова Әсбия Салих кызының язмышыннан гыйбрәт алырлык +ВИДЕО

Ачлык-ялангачлык, ятимлек ачысын үз җилкәсендә татыган Әсбия апа, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укып, бүгенге көндә кадер-хөрмәттә яшәве өчен сөенеп, балаларына, оныкларына акыл-миһербанлык теләп гомер кичерә.

- И, балам, без күргәннәрне бер көндә генә сөйләп бетерерлекмени? Алар буенча китап язарлык бит, - дип, авыр сулап куйды Әсбия апа.
Тормыш дәфтәренең һәр битен саклык белән, күңел түреннән чыккан уй-кичерешләре аша бәян иткәндә, йөрәкләр чемердәде, без кинофильмнардан күргән кадрлар йөгереп үтте кебек. Адәм баласы нинди генә авырлыкларга түзгән һәм яшәргә омтылган. Шуңа күрә, бүген олы яшькә җиткән буын тормышның һәр мизгеленнән яшәү тәме таба, шөкер итә белә.
Бүгенге яшьләргә әйтер сүзе шул: “Булганның кадерен белеп, шөкерана кылып яшәсеннәр. Сугышлар булмасын, ачлыкларны күрергә язмасын”, - дип кабатлый ул.
Күңел яшькә карамый шул. 94 яшьтә булуына карамастан, аның зиһене дә, хәтере дә яхшы. Әсбия апа кебек, авыр тормыш көтеп тә, сабырлык үрнәге булып калган, сугышта булмаса да, михнәт шинеле кигән өлкәннәребезгә һәйкәл куярлык.
Әсбия апа турындагы тулырак язманы газетабызның 29 май санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X