САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яһудиннар гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Язның беренче бәйрәм алды көннәре Сарман авылында яшәүче Яһудиннар гаиләсе өчен икеләтә шатлыклы булды.

  • Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән беррәттән, алар бергә гомер кичерүләренең 50 еллыкларын – алтын туйларын да бәйрәм итәләр. Аларны күркәм бәйрәмнәре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырды.
    - Сез – районыбызның олы хөрмәткә лаек ветераннары. Сезнең бердәм гаилә учагы, шәхси тормыш юлыгыз – һәркем сокланырлык үрнәк тәҗрибә мәктәбе. Гаиләгезнең күркәм бәйрәме уңаеннан кайнар котлыйм, сәламәтлек, йортыгызга муллык, бәхет телим! – диелгән район башлыгы Фәрит Хөснуллин кул куйган Рәхмәт хатында.
    Денар Локманович һәм Рәсимә Сарачовнага матур теләкләрен шулай ук район Башкарма комитетының гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов та җиткерделәр.
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев