САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яппарова Мөслимә апа 90 яшен күтәренке кәеф белән каршылый +ВИДЕО

Сарман авылында яшәүче Яппарова Мөслимә Солтан кызына үз яшен биреп тә булмый, СөбханАлла.

Күңел күтәренкелеге, тормышка позитив караш, уен-көлке, юмор хисе, бервакытта да төшенкелеккә бирелмәү - аңа хас асыл сыйфатларның берничәсе генә. Өч кыз, бер ул тәрбияләп үстергән Ана бүген онык-оныкчыклары белән горурланып яши. Ветеранга бүген 90 яшь тулды. Юбилярны олуг бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр белән, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Резедә Сәлимгәрәева, балалары, оныклары да Мөслимә апага сихәт гомер, куанычлы, кадер-хөрмәтле тормыш теләделәр.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев