САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Ураза гаете уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллинның котлавы

Хөрмәтле райондашлар!

Барлык мөселманнар өчен иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаете. Сезне изге Рамазан аеның йөзек кашы – Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм һәм барлык күркәм эш-гамәлләрегездә зур уңышлар телим. 

Элек-электән мөселманнар үзләренең изге теләкләрен, туган илендәге тынычлыкка, үз гаиләсендә татулыкка өметләрен шушы бәйрәм белән бәйләгәннәр. Бүген дә Татарстан мөселманнары – милләтләр һәм диннәр арасындагы татулык үрнәге. 

Киләчәктә дә ислам диненең игелек, шәфкать, якыннарың турында кайгырту кебек асыл кыйммәтләрен саклап калуга, күпмилләтле республикабызны ныгытуга һәм үстерүгә сарманлыларның да лаеклы өлеше керер, районыбыз мәчетләре игелек-мәр¬хәмәт үзәге булыр, дип ышанам. 

Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул, изге гамәлләребез савапка булсын. Изге Рамазан ае күңелләребезгә – иман нуры, җан тынычлыгы, тән сихәте, йөрәкләргә – сабырлык, йорт-җиребезгә – бәрәкәт, ил-көнебезгә иминлек бирсен, барчабызны да рухи камиллеккә, туган илебез, республикабыз, районыбыз хакына нәтиҗәле хезмәткә рухландырсын. 

Ураза гаете мөбарәк булсын! 

 Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев