САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тәзкирә апа гомер бәйрәмен шатланып каршы ала

.

Бүген – 5 август көнне Сөлек авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәррахова Тәзкирә Фәррах кызына 90 яшь тулды.
 Тәзкирә апа Сарысаз-Тәкермән авылында туа. Ул туып ун көн үткәч тә, әтисе үлеп китә.  Кыз әнисе һәм әбисе тәрбиясендә үсә. Алабуга педучилищесын тәмамлый, гомер буе Сөлек башлангыч мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Тормыш иптәше Зәет абый белән 60 ел матур гомер кичереп, бергәләп биш бала үстерәләр.
 Тәзкирә апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның  Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга шулай ук тәбрикләү сүзләрен Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Газинур Габидуллин, Шәрләрәмә авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова тәбрикләделәр.
 Тәзкирә апа хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев