САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

«Теремкәй» балалар бакчасы коллективы өлкәннәрне хөрмәтли

Яшьлекләрдән урап килдек бер. Өлкәннәрне котлау, хөрмәтләү чараларыннан безнең «Теремкәй» балалар бакчасы коллективы да читтә калмый. Быел да аларны үзебезгә кунакка чакырдык.

Бу көнне Җәлил бистәсе 6нчы номерлы «Теремкәй» балалар бакчасында иртәдән үк җанлылык сизелде. Чөнки озак еллар хезмәт куеп, лаеклы ялга киткән өлкәннәребез бездә кунакта. Балаларның җыр һәм биюләре бу тантанага тагын да ямь өстәде. Өлкәннәребез үзләренең бала-чакларына һәм эшләгән елларга кайткандай булдылар. Чәй табыны янында алар яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар, үткәннәрне искә алдылар. Һәрбер өлкән бүләксез дә калмады.

Ветераннарыбыз исән-сау сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрмичә, тагын күп еллар безне куандырып яшәсеннәр. Киләчәк елларда да очрашулар насыйп булсын!

Регина Дәүләтҗанова, тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев